Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган,  маршруттан тайпылуның 36 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 369 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 253.

 

Казан аэропортыннан 52 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 5 халыкара рейслар. 1682 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1474 кеше килгән.

 

18 нче гыйнварда республикада болытлы һава көтелә, вакыты белән кар явачак, кайбер районнарда буран һәм бозлавык, көньяк-көнчыгыштан,  көньяктан талгын җил. Температура: 0 - -5 гр. Юлларда бозлавык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International