14 гыйнварда республика юлларында 442 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

Республикада үткән тәүлектә 9 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 12 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан Республикасы территориясендә 20 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 38 очрагы, 48 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 442 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

Гыйнварның 14 көне эчендә республикада 150 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 15 кеше һәлак булган һәм 204 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International