Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 106 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 422 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 306.

 

Казан аэропортыннан 49 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 6 халыкара рейслар. 1228 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1525 кеше килгән.

 

15 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда кар, юеш кар явачак, кайбер районнарда бозлавык булачак, төнлә һәм иртән урыны белән томан, җил көньяк-көнчыгыштан көнбатышка, көньяк-көнбатышка таба күчә. Температура: -3 - -8 гр. Юлларда урыны белән бозлавык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International