РТЮында 2016 нчы ел - Пассажирлар елы дип игълан ителде

2016 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 

Бу хакта “РТЮ” ААҖ президенты Олег Белозеров, компания идарәсенең йомгаклау утырышында чыгыш ясаганда, хәбәр итте.

Олег Белозеров сүзләренчә, компания президентының интернет кабул итү бүлмәсенә килгән пассажирларның мөрәҗәгатьләренә җентекләп анализ ясалган. РТЮ кыска вакыт эчендә халыкара практикасының иң яхшылары дәрәҗәсендә үсү өчен перспективалы юнәлешләр сайлаячак. 2016 нчы елның 1 кварталында хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм уңайлыкларны яхшыртуга, поездлар хәрәкәте тизлеген арттыруга, билетлар бәясен киметүгә юнәлдерелгән программаны раслау планлаштырыла.

Олег Белозеров бу юнәлештәге эшләрнең беренче нәтиҗәләрен пассажирлар 2016 нчы елда ук сизә башлаячаклар дип вәгъдә бирде.

“Содружество” ААҖ шәһәр яны пассажир компаниясе әлеге программаны гамәлгә кертүдә актив катнашачак. Төп көч пассажирлар ташу сыйфатын яхшыртуга куелачак. Билет бәяләренә, интернет-технологияләргә, электричкаларда үзвакытлы һәм уңайлы йөрүгә аеруча игътибар биреләчәк. Компаниядә хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту буенча комплекслы программа эшкәртелә, шул исәпкә яңа сервислар һәм транспорт продуктлары булдыру да керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International