Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 279 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 37 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 616 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 422.
Казан аэропортыннан 57 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 6 халыкара рейслар. 1180 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1112 кеше килгән.
14 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә, кар, юеш кар явачак, кайбер районнарда буран һәм бозлавык булачак, көньяк-көнчыгыштан талгын җил, юлларда бозлавык. Температура: -1 - -6 гр.