Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 37 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 263 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 182.

 

Казан аэропортыннан 57 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 12 халыкара рейслар. 1391 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1487 кеше килгән.

 

13 нче гыйнварда республикада болытлы һава көтелә, кар явачак, җил көньяк-көнчыгыштан, бозлавык. Температура: -1 - -6 гр., көнчыгышта -11 гр. кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International