9-10 гыйнварда республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 53 очрагы ачыкланган

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

 

9-10 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә 48 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 53 очрагы, 298 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 929 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Гыйнварның 10 көне эчендә республикада 97 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 11 кеше һәлак булган һәм 142 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International