Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 34 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 273 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 175.

 

Казан аэропортыннан 61 рейс башкарылган, шул исәптә 12 чартер, 18 халыкара рейслар. 2077 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1785 кеше килгән.

 

11 нче гыйнварда республикада болытлы һава көтелә, көндез аязучан, күпчелек районнарда кар явачак, җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба күчә, юлларда бозлавык. Температура -6 - -11 гр., көнбатыш районнарда -10 - -15 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International