Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 20 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 265 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 184.
Казан аэропортыннан 50 рейс башкарылган, шул исәптә 13 халыкара рейслар. 2348 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2022 кеше килгән.
8 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда кар явачак, көньяк-көнчыгыштан талгын җил, юлларда бозлавык. Температура -7 - -12 гр.