Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 7 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 34 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 227 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 146.

 

Казан аэропортыннан 54 рейс башкарылган, шул исәптә 6 халыкара рейслар. 2426 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1714 кеше килгән.

 

7 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда кар явачак, көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын җил, юлларда бозлавык. Температура -11 - -16 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International