Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 4 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 26 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 226 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 145.

 

Казан аэропортыннан 55 рейс башкарылган, шул исәптә 10 халыкара рейслар. 1952 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1777 кеше килгән.

 

4 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә, кар явачак, төньяк-көнчыгыштан талгын җил, юлларда бозлавык. Температура -12 - -17 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International