2 нче гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә 32 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 11 очрагы, 99 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 387 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Гыйнварның 2 көне эчендә республикада 9 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 17 кеше төрле тән җәрәхәте алган.