Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 3 гыйнвары, якшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 16 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 186 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 105.

 

Казан аэропортыннан 50 рейс башкарылган, шул исәптә 13 халыкара рейслар. 2181 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1928 кеше килгән.

 

3 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә, төнлә явым-төшемсез, көндез кар явачак, төньяк-көнчыгыштан талгын җил, юлларда бозлавык. Температура -12 - -17 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International