Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 49 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 246 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 165.
Казан аэропортыннан 75 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 8 халыкара рейслар. 2131 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2517 кеше килгән.
31 нче декабрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, кар явачак, төньяк-көнчыгыштан талгын җил, бозлавык. Температура: -12 - -17 гр.