Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 16 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 39 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 269 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 188.

 

Казан аэропортыннан 66 рейс башкарылган, шул исәптә 10 халыкара рейслар. 2147 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2686 кеше килгән.

 

30 нчы декабрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда кар явачак, урыны белән томан, җил төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка таба күчәчәк, бозлавык. Температура: -10 - -15 гр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International