Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 42 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 318 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 237.
Казан аэропортыннан 54 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 10 халыкара рейслар. 1379 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1514 кеше килгән.
28 нче декабрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, кар явачак, төньяк-көнбатыштан салмак җил, бозлавык. Температура: -1 - -6 гр.