Бу хакта “РТЮ” ААҖ президенты Олег Белозеров 16 нчы декабрьдә Мәскәүдә, компания идарәсенең йомгаклау утырышында чыгыш ясаганда, хәбәр итте.
Олег Белозеров сүзләренчә, компания президентының интернет кабул итү бүлмәсенә килгән пассажирларның мөрәҗәгатьләренә җентекләп анализ ясалган. РТЮ кыска вакыт эчендә халыкара практикасының иң яхшылары дәрәҗәсендә үсү өчен перспективалы юнәлешләр сайлаячак. 2016 нчы елның 1 кварталында хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм уңайлыкны яхшыртуга, поездлар хәрәкәте тизлеген арттыруга, билетлар бәясен киметүгә юнәлдерелгән программаны раслау планлаштырыла.