Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 56 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 279 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 198.
Казан аэропортыннан 56 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 8 халыкара рейслар. 2259 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1849 кеше килгән.
18 нче декабрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда төнлә кар явачак, урыны белән буран, көндез урыны белән кар, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: -9 - -14 гр. Юлларда бозлавык.