14-15 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 44 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 41 очрагы, 66 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 744 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Декабрьнең 15 көне эчендә республикада 185 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 22 кеше һәлак булган һәм 218 кеше төрле тән җәрәхәте алган.