Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 16 декабре, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 55 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 256 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 175.

 

Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 22 чартер, 13 халыкара рейслар. 1938 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1960 кеше килгән.

 

16 нчы декабрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, кар явачак, төньяк-көнчыгыштан салмак җил, бозлавык. Температура: -2 - -7 гр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International