Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 69 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 245 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 164.
Казан аэропортыннан 74 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 10 халыкара рейслар. 1442 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1690 кеше килгән.
15 нче декабрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, талгын җил көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба күчә. Температура: -2 - -7 гр.