Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 44 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 250 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 169.
Казан аэропортыннан 63 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 10 халыкара рейслар. 2021 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1986 кеше килгән.
11 нче декабрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, кар, юеш кар һәм яңгыр явачак, көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: -3 - +2 гр.