11 нче декабрьдә Казан – Түбән Новгород маршруты буенча яңа рейс ачыла

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

 

11 нче декабрьдән Татарстанның “ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе Казан – Түбән Новгород маршруты буенча яңа рейс ача.

Әлеге рейсның ачылышын авиакомпаниягә мөрәҗәгать итүче пассажирлар сораган. Очышлар атнасына алты тапкыр башкарылачак: дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе – иртәнге якта, чәршәмбе һәм җомга – кичке якта. Моннан кала, декабрьның соңгы өч якшәмбесендә шәһәрләр арасында шулай ук ЮВТ АЭРО рейслары белән очып булачак.

Өстәмә мәгълүматны “Казан” халыкара аэропортында авиакомпания кассаларында түбәндәге телефон номерына шалтыратып белергә мөмкин: (843) 260-15-09.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International