Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 59 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 242 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 161.
Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 13 халыкара рейслар. 1565 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1367 кеше килгән.
9 нчы декабрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, вакыты белән кар явачак, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: 0 - -5 гр. Юлларда бозлавык.