Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 4 декабре, җомга

 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 59 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 237 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 156.

 

Казан аэропортыннан 64 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 10 халыкара рейслар. 1752 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1752 кеше килгән.

 

4 нче декабрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, күп районнарда юеш кар явачак, көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: -1 - -6 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International