Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 47 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 305 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 224.
Казан аэропортыннан 69 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 11 халыкара рейслар. 1825 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1686 кеше килгән.
3 нче декабрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, көндез явым-төшемсез, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: 0 - -5 гр.