Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 45 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 296 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 215.
Казан аэропортыннан 74 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 10 халыкара рейслар. 1483 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1534 кеше килгән.
1 нче декабрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез күп районнарда юеш кар явачак, урыны белән буран, бозлавык, көньяктан талгын җил. Температура: +3 - -2 гр. Юлларда бозлавык.