Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 52 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 203 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 132.
Казан аэропортыннан 82 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 15 халыкара рейслар. 2531 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2196 кеше килгән.
19 нчы ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, көндез урыны белән кар явачак, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: -3 - -8 гр. Юлларда бозлавык.