Казанда Батурин һәм Сибгат Хәким урамнарындагы тукталыш мәйданчыкларын норматив хәлгә китерү буенча эшләр төгәлләнде

2015 елның 5 июне, җомга
Батурин һәм Сибгат Хәким урамнарындагы тукталыш мәйданчыклары тәртипкә китерелде. Сибгат Хәким урамында 2 автопавильон җиһазландырылды, алар янында җәмәгать транспорты өчен тукталыш урыннары булдырылды. Батурин урамында автопавильон белән бер тукталыш мәйданчыгы барлыкка килде.

Шулай ук әлеге урамнарда хәрәкәт иминлеген оештыру өчен 39 юл билгесе куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International