Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында Россия Федерациясенең дәүләт программаларын, транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәсендә федераль максатчан программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасы участогы мәсьәләләре буенча 9 нчы эшче төркем утырышы узды.
Утырыш Россия Федерациясе сенаторы - Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органы вәкиле Тимур Нагуманов рәислегендә, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашында узды.
Утырышта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Лилия Сафиуллина 9 нчы эш төркеме эшчәнлеге йомгаклары һәм Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча башкарылган эшләр турында һәм алдагы перспективалар турында мәгълүмат бирде.
Үз чыгышында Лилия Сафиуллина федераль бюджет акчаларын һәм шәхси инвестицияләрне җәлеп итеп, Татарстан Республикасының юл челтәрен үстерү өлешендә гамәлгә ашырылырга планлаштырыла торган капитал таләп итә торган проектлар турында сөйләде.
Шулай ук Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә гражданнар җыеннарында кабул ителгән мәсьәләләрне хәл итү буенча чаралар («юл картасы») комплексын гамәлгә ашыруның барышы турында мәгълүматны карадылар.