Юл эшләре программасы кысаларында Казан шәһәренең Мәскәү районында Ленская урамыннан Восход урамына кадәрге участокта Серов урамы ремонтланган.
Объектта искергән асфальт-бетон өслекне фрезерлау, ЩМА-16 вак таш-мастика асфальт-бетоныннан тигезләүче һәм өске катламнарны асфальт-бетон белән каплау, юл тамгалары салу буенча чаралар башкарылды.
Яңартылган участокның озынлыгы 0,67 км. Генподряд оешмасы булып «Волгаавтодор» ҖЧҖ тора.