Күркәм традиция буенча, бүген Игелек һәм хөрмәт көнендә республиканың транспорт комплексында озак еллар эшләгән һәм бүгенге көнгә кадәр хезмәт куйган ветераннарны котладылар.
Министрлыкта төрле елларда 43 ветеран хезмәт куйган һәм эшли. Транспорт комплексының уңышлары күбесенчә аларның профессиональлеге һәм үз эшенә тугрылыгы белән бәйле. Ветераннар үз адресларына бик күп җылы, рәхмәт сүзләре һәм изге теләкләр ишеттеләр. Аларга ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов исеменнән азык-төлек җыелмалары тапшырылды.
Тармак ветераннарына күпьеллык хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет һәм гаилә иминлеге телибез! Бәйрәм белән!