Бүген Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортының авария-коткару командасы тарафыннан «Казан халыкара аэропорты» АҖнең авария-коткару командасы һәм аэропортта авиация вәзгыяте вакытында үзара хезмәттәшлек итү исәп-хисапларын оештыру, идарә итү» темасына комплекслы өйрәнүләр уздырылды.
Өйрәнүләр легендасы нигезендә аэропортта Ан-24 самолеты авария хәлендәге җиргә төшкән, аның сул двигателе эшләми башлаган. Утырганда тормозлау системасы эшләми башлаган, нәтиҗәдә һава судносы ВПП чикләреннән чыгып киткән, шасси стойкасына зыян килгән, шулай ук янгын чыккан. Самолетта 8 пассажир һәм 2 экипаж әгъзасы булган.
Өйрәнүләргә 22 берәмлек техника, шул исәптән 4 янгын сүндерү автомобиле һәм башка махсус чаралар, шулай ук авария-коткару командаларының 62 кешесе җәлеп ителгән.
Эшкә җәлеп ителгән барлык бүлекчәләр үз бурычларын үтәделәр, эвакуация оешкан һәм оператив рәвештә башкарылды. Өйрәнүләр тиешле хезмәтләрнең үзләренә йөкләнгән вазыйфаларны үтәүгә әзерлек дәрәҗәсен күрсәтергә һәм уңай бәяләргә мөмкинлек бирде.