Бүген «KAZAN DIGITAL WEEK – 2025» Халыкара форумы кысаларында «Россия Федерациясе субъектлары юл челтәрендә интеллектуаль транспорт системаларын кертү» темасына эшлекле төркем утырышы узды.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Министр билгеләп үткәнчә, хәзер автомобиль юлларының сыйфатын, үткәрү сәләтен һәм куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү бурычлары тора.
"Республика тарафыннан интеллектуаль транспорт системалары буенча барлыгы 1,5 млрд сумнан артык акча үзләштерелгән. Хәрәкәт Казан һәм Чаллы кебек эре шәһәрләрдә оештырылган", - дип сөйләде Фәрит Хәнифов һәм әлеге технологияне гамәлгә ашыруда катнашучыларга рәхмәтен белдерде.
Ул шулай ук ассызыклаганча, эре агломерацияләрдә интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә кертү турындагы карар мөһим өлешкә әверелде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында быел 19 светофор объекты модернизацияләнде. Финанслауның гомуми суммасы 122 млн сумнан артык, шуның 97 млн сумы федераль бюджеттан. Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча башкарылды.
"ИТС кертү, беренче чиратта, юл хәрәкәте иминлеген арттыра һәм машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен уңайлыклар тудыра. Бу юнәлештә эш алдагы елларда да дәвам итәчәк", - диде Фәрит Хәнифов.
Утырышта катнашучылар агымдагы елда интеллектуаль транспорт системаларын һәм локаль проектларны гамәлгә кертү чараларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Спикерлар шулай ук Новосибирск өлкәсендә, Пермь һәм Курск шәһәр агломерацияләрендә ИТС кертү чаралары турында сөйләделәр. Моннан тыш, катнаш төзелеш материаллары составларын сайлау һәм алар өчен компонентлар сату буенча онлайн-платформаларның ничек эшләвен карадылар.