Казаннан Краснодарга туры очышлар җибәрәчәкләр

2025 елның 15 сентябре, дүшәмбе

«Аэрофлот» авиакомпаниясе 28 сентябрьдә Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропортыннан Краснодарга очыш программасын башлап җибәрә. Очышлар атнага 4 тапкыр башкарылачак: 

- дүшәмбе, чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә Казаннан 10:00 сәгатьтә очып китә, Краснодардан Казанга кайту рейсы 16:10 сәгатьтә килә;

- җомга көннәрендә Казаннан 10:10да очып китү, Краснодардан Казанга кайту рейсы 16:20дә килү. 

Очыш программасы 158 урынга исәпләнгән Airbus A320 һава судноларында планлаштырылган. Билетлар инде сатуда.

Исегезгә төшерәбез, Краснодар аэропорты 2022 елның февраль ахырыннан һава судноларына куркынычсызлык сәбәпләре буенча хезмәт күрсәтмәде. Вакытлы чикләүләр чоры дәвамында һава аланы эшне яңадан башлау өчен әзерлекнең югары дәрәҗәсен саклап торган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International