Бүген иртән ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Бердәм тавыш бирү көнендә Алабуга шәһәрендәге сайлау участогында республиканың булачак Рәисе өчен тавыш бирде. Бу гражданнар өчен республика киләчәгенә йогынты ясау өчен мөһим мөмкинлек, дип ассызыклады министр.
Аннары Фәрит Хәнифов эш визиты белән Министрлыкка беркетелгән Теләче муниципаль районында булды. Ул муниципалитет башлыгы Айрат Фәтхуллин белән бергә Кадыштан М-7 трассасына кадәрге юлны капиталь төзекләндерүнең барышы белән танышты. Алар шулай ук Олы Нырсы авылындагы сайлау участогында булдылар һәм сайлаучылар белән аралаштылар. Участокта «Көзге бакча» күргәзмәсе эшли, килүчеләр өчен кайнар чәй белән сыйлар оештырылган.
Фәрит Хәнифов шулай ук Айдар авыл җирлегендә дә булды. Монда «Иң эре һәм үзенчәлекле яшелчә» не ачыклыйлар. Сайлауларга килгән җирлек халык бу чарада бик теләп катнаша. Әлеге җирлектә сайлаучыларның 40 проценты үз тавышларын бирергә өлгергән инде.
Бүген Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан рәисен сайлый. Шулай ук 18 нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутатын һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар узачак. Участокларда 20:00 гә кадәр тавыш бирергә мөмкин.