«Восточный» автовокзалыннан Тамбовка яңа маршрут ачыла

2025 елның 12 сентябре, җомга

14 сентябрьдә «Восточный» автовокзалыннан Казан – Тамбов маршруты буенча автобус рейсы ачыла. Автобус Буа, Сызрань һәм Пенза аша барачак.

Автовокзалдан якшәмбе көннәрендә атна саен 19.00 сәгатьтә китәләр. Юл вакыты 15 сәгать тәшкил итәчәк. Тамбовтан «Северный» автовокзалыннан кайту рейсы дүшәмбе көнне 17:00 сәгатьтә башкарылачак.

Төбәкара автобуска билетларны кассаларда, автостанция сайтында яки "Восточный автовокзалы" ҖЧҖ мобиль кушымтасы аша сатып алырга мөмкин. Тулырак мәгълүматны вокзалның белешмә (843) 233-41-17 телефоны буенча белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International