Казаннан Мәскәүгә пассажирлар ташу гыйнвар-августта 4,6% ка арткан

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

Пассажирларны Мәскәүгә ерак арага йөрүче поездлар белән җибәрү 2025 елның гыйнвар-августында Горький тимер юлында уңай динамика саклый.

Казаннан Россия башкаласы юнәлешендә йөрүче составлардан 8 ай эчендә 520,9 мең кеше файдаланган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4,6% ка күбрәк. Шәһәрләр арасында 17 туры һәм транзит состав йөри.

Юл йөрү документларын «РЖД пассажирларга» мобиль кушымтасы аша, «РЖД» ААҖ сайтында «Пассажирларга» бүлегендә, шулай ук тимер юл вокзаллары кассаларында рәсмиләштерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International