Министрлыкта төбәк юлларының сакланышын тәэмин итү буенча киңәшмә узды

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында төбәк юлларының сакланышын тәэмин итү буенча киңәшмә узды. Аны ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы буенча Ространснадзор, «БДД» ДБУ, Татарстан Республикасы буенча Дәүләт Автодорнадзор, «Главтатдортранс» ДКУ, «Татдортрансинвест» АҖ вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында үлчәү контроле пунктларын оештыру, юл билгеләрен урнаштыру һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Шунысын билгеләп үтик, юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итүнең иң мөһим аспектларының берсе -   авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен контрольдә тоту. Мондый транспорт чаралары зур куркыныч тудыра, чөнки аларның авырлыгы һәм габаритлары юлларда җитди куркыныч факторлары булырга мөмкин. Шуңа күрә авыр йөкле транспорт чараларының нәтиҗәлелеген һәм хәрәкәтен контрольдә тотуны арттыру юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдә мөһим роль уйный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International