Транспортка хезмәт күрсәтү буенча сораштыруда катнашырга чакырабыз

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы «АРКОНА» компаниясе белән берлектә республика халкына транспорт хезмәте күрсәтүнең төбәк комплекслы планын эшләү буенча фәнни-тикшеренү эшләре алып бара. Әлеге эш гомуми файдаланудагы транспортның башка төрләре (тимер юл, һава, су һәм урамнан тыш транспорт) белән бергә транспорт хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә халыкның өстенлекләрен, максатларын һәм бурычларын билгеләргә ярдәм итәчәк. 

Татарстан Республикасында транспорт хезмәте күрсәтүгә комплекслырак анализ ясау максатларында белгечләр әзерләгән сорауларга җавап бирүегезне сорыйбыз. Сораштыру тулысынча аноним һәм берничә минутны гына алачак. Үз фикерегезне сылтама аша җиткерегез.

Тикшерүнең максаты - республика территориясендәге өстенлекләргә ихтыяҗны өйрәнү һәм региональ транспортны уңайлырак итү. Җыелган мәгълүматлар гамәлдәге маршрутларны оптимальләштерү, яңаларын эшләтеп җибәрү һәм Татарстан транспорт системасының математик моделен булдыру өчен файдаланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International