Дропперлар яки дроплар - мошенниклар урлаган акчаларны кулга алуда катнашкан кешеләр. Җинаятьчеләр аларны эзләрен каплар өчен файдаланалар: бер картадан икенчесенә ниндидер сумманы күчерүне, акчаны алып, курьерга тапшыруны яки акчаны чит кешенең счетына салуны сорыйлар.
Кайвакыт дропперга аңлы рәвештә, тиз һәм җиңел акча эзләп баралар. Әмма бу вакытта җинаятьтә катнашучылар булуларын оныталар. Ләкин кеше мошенникларга хезмәт күрсәткән очраклар да еш була, хәтта моның турында белмичә дә. Кызганычка каршы, белмәве аны җаваплылыктан азат итми.
Дропперларга җинаять җәзасы яный, ә тагын алар Үзәк Банкның махсус базасына эләгә һәм 2024 елның 25 июленнән кредит оешмалары аларга счетларга һәм карталарга керү мөмкинлеген чикләячәк.
Регулятор базасына керү мөмкинлеге барлык банкларда да бар, шуңа күрә дроппер счетлары буенча дистанцион операцияләр берьюлы барлык кредит оешмаларында да мөмкин булмаячак.
Игътибарлы һәм сак булыгыз!