Татарстанның түләүле юлларында йөрү өчен вакытында түләргә кирәклеген исегезгә төшерәбез

2025 елның 5 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы (Административ хокук бозулар турындагы Татарстан Республикасы Кодексының 5.9, 7.6, 8.3 статьялары нигезендә) региональ әһәмияттәге түләүле автомобиль юлларда йөрү өчен түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тарту функциясен башкара.

Автомобиль юлларының түләүле участоклары турында мәгълүмат аңа керү һәм аннан чыгу урынындагы мәгълүмат таблоларында, шулай ук операторларның сайтларында урнаштырылган.

Түләү автомобильнең дәүләт теркәү билгесенә бәйләп, юлны теркәү факты буенча башкарыла.

Закон буенча юл йөргән өчен 5 көн эчендә түләргә кирәк. Билгеләнгән вакытта юл хакы түләнмәсә, транспорт чарасы хуҗасы Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 5.9 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартыла. Җиңел автомобильләр өчен штраф суммасы 1500 сум, йөк машиналары һәм автобуслар өчен – 5000 сум.

Әгәр административ хокук бозу турындагы эш буенча карар чыгарылган (штраф язылган), ләкин автомобиль хуҗасы 20 көн эчендә юлда йөрү өчен түләгән икән, ул административ җаваплылыктан азат ителә, административ хокук бозу турындагы эш буенча эш туктатыла. Административ хокук бозу турындагы эш буенча карарга шикаять бирү тәртибе Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 30 бүлеге белән билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез, юлда ярдәм алу һәм түләү мәсьәләсе буенча консультация алу өчен кыска номер 0216 (Татарстанның түләүле юллары буенча бердәм ярдәм номеры) гамәлдә.

Түләү күләме буенча тулырак сайтларда танышырга була. Вознесение тракты (2 этап) сайты: vtkazan.ru, «Алексеевск-Әлмәт» сайты: m7-5.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International