Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллыга 50 яңа пассажир автобусыннан торган чираттагы партияне тапшыру тантанасында катнашты. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев һ.б. катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, шәһәр һәм районнарның җәмәгать транспортын үстерү - өстенлекле бурычларның берсе. Татарстанлыларның тормыш сыйфаты әлеге техниканың ышанычлы һәм өзлексез эшләвенә бәйле.
"Гамәлдәге пассажир транспорты паркы системалы яңартуны таләп итә. Быел Чаллы шәһәр транспорты автопаркын тагын 80 яңа НефАз тулыландырачак, шуларның 50сен бүген шәһәргә тапшырабыз», - диде республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, түбән идәнле НефАЗ автобуслары – заманча иминлек, уңайлылык һәм экологик яктан чиста системалы югары технологияле транспорт.
«Әлеге заманча машиналарның безнең КАМАЗ заводында җитештерелүе икеләтә куанычлы, ул Чаллының гына түгел, бөтен Россия сәнәгать куәтенең йөрәге булып тора. Автогигант, бүгенге кыенлыкларга карамастан, куелган барлык бурычларны уңышлы үти, илнең оборона сәләтен һәм технологик лидерлыгын ныгытуга зур өлеш кертә, үзебезнең йөк автомобильләре һәм автобуслар җитештерү, комплектлаучы детальләр җитештерүне локальләштерү, шулай ук электр һәм пилотсыз автомобильләр үстерү буенча алдынгы предприятие булып тора», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге вакыйга 2026 ел алдыннан аерым әһәмияткә ия, ул вакытта Чаллы үзенең дүрт йөз еллыгын, ә КАМАЗ алтын юбилей – беренче автомобильнең 50 еллыгын билгеләп үтәчәк.
"Бу тантана - шәһәр транспорты паркын тулыландыру гына түгел, ә шәһәр һәм аның төп сәнәгать флагманы язмышын берләштерүче булачак тарихи даталарга лаеклы бүләк тә. КАМАЗ компаниясе җитәкчелегенә һәм коллективына продукциянең югары сыйфатлы булуы һәм заказларны үтәүгә җаваплы карашлары өчен рәхмәт белдерәм. Яңа автобуслар чаллылыларга транспорт хезмәте күрсәтү сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәр дип ышанам», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев республика җитәкчелегенә җәмәгать транспортын үстерү мәсьәләләренә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, узган ел Чаллы шәһәре маршрутларына 90 яңа уңайлы автобус чыккан.
"Безнең өчен, камазлылар өчен, Чаллы шәһәре урамнарында безнең техниканың эшләве аеруча мактаулы. Бу аерым җаваплылык. Без үз продукциябез белән горурланабыз. Бу илебездә иң инновацион, заманча һәм сыйфатлы техника", - диде үз чиратында "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин.
«НЕФАЗ 5299-40-52" автобусларының пассажир сыйдырышлылыгы 111 кеше тәшкил итә. Машиналар ЭРА-ГЛОНАСС ашыгыч хезмәтләрне чакыру системасы, автомат янгын сүндерү системасы, вандалга каршы пассажир утыргычлары, салонны җылыткыч белән һ. б. белән җиһазландырылган.