Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов муниципалитет башлыгы Дмитрий Иванов белән берлектә районда юл тармагын үстерү турында киңәшмә үткәрде.
Подряд оешмалары вәкилләре, "Главтатдортранс" ДКУ белгечләре белән бергә 2025-2027 елларда юл эшләре программасына кертелгән чараларны, шул исәптән 2026-2028 елларга планлаштырылган объектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Фәрит Хәнифов шулай ук районда төзелә һәм ремонтлана торган объектларны йөреп чыкты. Аерым алганда, райондагы күперләрне, К.Маркс, Вәлиев урамнарындагы юлларны карады.
«Күперләр һәм юлүткәргечләр юл инфраструктурасының техник яктан иң катлаулы объектлары исәбенә керә, юл төзелеше хезмәткәрләре бурычларны уңышлы үти", - дип билгеләде министр.
Агымдагы елда Чистай районында юл эшләре программасы буенча «Казан – Оренбург» - Кубассы автомобиль юлына капиталь ремонт ясала, Чистай-Түбән Кама автомобиль юлы участогына ремонт ясала. Моннан тыш, «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Чистай шәһәренең Бутлеров урамындагы Берняжка елгасы аша күпергә һәм «Казан-Оренбург» - Чистай» автомобиль юлындагы инеш аша күпергә капиталь ремонт ясала.