Фәрит Хәнифов Кама Тамагы районында булды

2025 елның 13 августы, чәршәмбе

Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Кама Тамагы муниципаль районында булды. Министр район башлыгы Наил Вазыхов һәм «ТР Флоты» АҖ генераль директоры Роман Лизалин белән берлектә муниципалитетның «ТР Флоты» АҖ җир кишәрлеген елга элемтәсен оештыру өчен тапшыруга әзерлеген бәяләде. Фәрит Хәнифовка төп әзерлек эшләре турында хәбәр ителде. Киләчәк елга портын инфраструктура белән тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. 

Район башлыгы Наил Вазыхов зур әзерлек эшләре башкарылуын билгеләп үтте: "Якын арада "ТР Флоты" АҖнең причал стенасын тапшыру өчен документлар әзерләү эшләре тәмамланачак. Казан һәм Иделнең башка портлары белән елга элемтәсе район халкы өчен яңадан мөмкин булыр дип өметләнәбез".

«Елга транспорты эшен тәэмин итү өчен безгә причал стенасы тирәсендәге төпне тикшерергә, аннары Кама Тамагындагы причалга теләсә нинди һава торышында пассажир суднолары килеп туктасын өчен, төбен тирәнәйтү эшләрен башкарырга кирәк булачак», – диде Роман Лизалин.

"Бу районның социаль-икътисадый үсеше өчен мөһим проект. Башкарыла торган эшләрнең срокларын һәм сыйфатын үтәргә кирәк», - дип ассызыклады Фәрит Хәнифов һәм уртак тырышлык белән халык ихтыяҗларына җавап бирә торган заманча һәм нәтиҗәле елга транспорт төене булдыруга ышаныч белдерде.

Җир кишәрлеген тапшыру турындагы карар елга транспортын үстерүдә төп адым булып тора һәм транспорт белән барып җитү мөмкинлеген һәм логистиканы яхшыртуга юнәлдерелгән. Елга юлларын оештыру, Кама Тамагы районының туристлык потенциалын үстерүгә ярдәм итеп, йөк һәм пассажирлар ташуның альтернатив һәм экологик чиста ысулын булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Аннары район хакимиятендә Фәрит Хәнифов 2025-2027 елларга юл эшләре программасына кертелгән чараларны үтәү, шулай ук 2026-2028 елларга перспективалар буенча киңәшмә үткәрде. Район торак пунктларының урам-юл челтәренең торышы, шулай ук киләсе өч елга объектларны төзү, реконструкцияләү һәм ремонтлау мәсьәләләре каралды. Моннан тыш, бетон автомобиль юлларын төзү проектларын гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International