Бүген Казан Кремле янында БРИКС автойөреше бизнес-трегын башлап җибәрү тантанасы булды. Чарада «Автодор» дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко, инфраструктура компанияләренең Милли ассоциациясе (НАИК) генераль директоры Мария Ярмальчук, Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, видеоконференцэлемтә буенча Россия Федерациясе вице-премьеры Марат Хөснуллин катнашты.
Вячеслав Петушенко РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинның сәламләү сүзен укыды, шуннан соң үз исеменнән хәер-фатиха сүзләрен әйтте.
"Бу мөһим вакыйга БРИКС дәүләтләренең стратегик хезмәттәшлеген ныгытуга ярдәм итә. Ул илебез һәм чит ил эшлекле җәмәгатьчелеге вәкилләренең конструктив диалогын булдыру, тәҗрибә һәм алдынгы карарлар белән уртаклашу, өстенлекле тармакларда: транспорт һәм логистикадан алып югары технологияләргә һәм энергетикага кадәр уртак проектлар турында фикер алышу өчен нәтиҗәле механизм булачак», – диелә сәламләүдә.
Үзенең видео-мөрәҗәгатендә РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин катнашучыларга уңышлар теләде. Ул билгеләп үткәнчә, М-12 илнең иң эре инфраструктура проектларының берсе. Июльдә Россия Президенты Владимир Путин Екатеринбургка кадәр хәрәкәтне башлап җибәрде. Хәзер Уралдан Санкт-Петербургка кадәр бер светофорсыз барып җитәргә мөмкин.
Шулай ук сәламләү сүзләре белән Мария Ярмальчук һәм Рөстәм Нигъмәтуллин чыгыш ясадылар.
Аннары «эстафета таягын» автойөрүдә катнашучыларга – БРИКС+ илләреннән эшлекле даирә вәкилләренә тапшырдылар.