Рөстәм Миңнеханов «Автодор» ДК идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты

2025 елның 12 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты. Татарстан ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте йортындагы эш кабинетында узды.

Республикада автомобиль юллары челтәрен алга таба үстерү, федераль әһәмияттәге юллар төзү белән бәйле проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Моннан тыш, яклар БРИКС - 2025 Халыкара автойөрешен Екатеринбург – Мәскәү маршруты буенча (9-15 август) уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. «Автодор» ДК Екатеринбург – Мәскәү Яңа маршруты буенча халыкара автойөреш уздыру инициативасы белән чыкты.

Автойөреш «Автодор» дәүләт компаниясенең тизйөрешле автомобиль юллары буйлап уза. Бүген Казанда тантаналы рәвештә Казан - Мәскәү маршруты буенча БРИКС автойөрешенең икенче этабы ачылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International