Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов «Содружество» АҖ генераль директоры Азат Илгиз улы Әхмәтшинга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын тапшырды.
«2024 елда БРИКС берләшмәсендә Россия Федерациясе рәислеген тәэмин итү чараларын әзерләүгә һәм уздыруга керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәм", - диелә Владимир Путин кул куйган хатта.
Азат Әхмәтшин хезмәт юлын Горький тимер юлының Әгерҗе станциясендә электровоз машинисты ярдәмчесе булып башлады. Һәм менә 35 ел инде ул сайлаган һөнәренә тугры кала - бүгенге көнгә кадәр илебезнең транспорт тармагы файдасына хезмәт итә.
Фәрит Хәнифов Азат Илгиз улына күпьеллык хезмәте, профессиональлеге өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба уңышлар теләде.
Исегезгә төшерәбез, Казанда БРИКС илләре саммитын үткәрү вакытында Горький тимер юлы шәһәр яны электропоезды белән 45 меңнән артык пассажирны, шул исәптән 30 меңгә якын форумда катнашучыны ташыды.