Автомобиль юллары идарәсе башлыгы Кәрим Нурмөхәммәтов Татарстан Республикасы Идарәче кадрлар резервына конкурс нигезендә сайлап алуда җиңүче булды.
Җиңүчеләр анкета мәгълүматларын анализлау, идарә тәҗрибәсен бәяләү, мотивацион әңгәмә, әзерләнгән видеомөрәҗәгатьне, узган 2 тест нәтиҗәләрен бәяләү, тутырылган анкетаны, ассессмент-үзәк нәтиҗәләрен һәм дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәләрендәге өстенлекле юнәлешләрдән чыгып, кадрларга булган/фаразлана торган ихтыяҗны анализлау нигезендә билгеләнде.
"Тагын бер юнәлеш – карьера үсеше траекториясен формалаштыру юлы белән дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең кадрлар резервының нәтиҗәлелеген күтәрү. Резервка кертелгән хезмәткәр өчен тиешле вазыйфаны биләү перспективасы реаль булырга тиеш", - дип билгеләп үтте элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Министрлыкта Кәрим Нурмөхәммәтов автомобиль юллары идарәсен җитәкли. Ул Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында «Күперләр һәм транспорт тоннельләре» профиле буенча бакалавриат һәм магистратураны яхшы билгеләргә тәмамлаган. Хәзерге вакытта диссертация өстендә эшли һәм «Автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге белән идарә итү» дисциплинасы буенча укытучылык эшчәнлеген алып бара.
Моннан тыш, ул «Татарстан Республикасы автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри берлеге» иҗтимагый оешмасының Яшьләр Советы Рәисе урынбасары сыйфатында җәмәгать эшчәнлегенә җәлеп ителгән.
Кадрлар резервының шәхси проект эше кысаларында Кәрим Нурмөхәммәтов җирле әһәмияттәге юлларда күперләрне торгызу программасын эшләргә планлаштыра. Бу бурыч агымдагы елдан башлап илдә гамәлгә ашырыла торган «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының максатларын һәм күрсәткечләрен исәпкә алганда аеруча актуаль.
Резерв Татарстанда җирле үзидарә органнары тарафыннан республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларына кануннар нигезендә вәкаләтләр бирү өчен файдаланылырга мөмкин.
Хезмәттәшебезне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар һәм яңа казанышлар яулавын телибез!