Тимер юл транспорты хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм!
Тимер юл инде гасырдан артык илебезнең төп транспорт төрләренең берсе булып кала. Татарстан территориясе аша уза торган Горький һәм Куйбышев магистральләренең көндәлек эше, хезмәткәрләрнең профессиональлеге һәм җаваплылыгы нәтиҗәсендә тимер юл транспортында миллионлаган пассажир йөри. Ел саен магистральләр буенча миллионнарча тонна төрле йөк ташыла, күп чакрымнар үтә.
Бүген бу мөһим тармакны үстерүгә төрле һөнәр һәм белгеч вәкилләре: машинистлар, юл күрсәтүчеләр, төзүчеләр, ремонтлаучылар, инженерлар, диспетчерлар һ.б. үз өлешләрен кертәләр. Сез тимер юл транспорты системасын комплекслы модернизацияләүдә һәм камилләштерүдә катнашасыз, аның эзлекле үсешен һәм тотрыклы эшен тәэмин итәсез.
Сезнең һөнәрегез һәрвакыттагыча кирәкле булып кала һәм югары ышанычлылык үрнәге булып тора, ул мактаулы һәм хөрмәт ителә. Сезнең оста, нәтиҗәле хезмәтегез һәм зур фидакарьлегегез өчен чын күңелемнән тирән рәхмәтемне белдерәм.
Бу бәйрәм көнендә Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, тотрыклылык һәм уңышлар телим!
Татарстан Республикасы
транспорт һәм юл хуҗалыгы министры
Ф.М. Хәнифов